«Үсеш» клубы кысаларында 2021 нче елның 20 нче гыйнвары көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Мингазетдинова «Гыйнварда күп кар» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: иҗади караш, фантазияне үстерү, дәрескә кызыксыну һәм тырышлык тәрбияләү.
Дәрес башында педагог балаларга «Кар яву» дигән иллюстрация күрсәтте һәм А.С. Пушкинның «Кыш Бабай» шигырен укыды. Аннан соң кышның искиткеч матур, әкияти вакыт булуы турында әңгәмә үткәрелде. Шагыйрьләр, рәссамнар, композиторлар кышны, аның кәефен, матурлыгын үзенчәлекле хис итә һәм безгә бу хакта сөйли. Элекегевакытларда гыйнвар ае кышкы айларның иң карлысы дип саналган, аны еш кына «Трескун», «Кар бабай», «Кар чанасы» дип атаганнар.
Әңгәмәдән соң балалар практик өлешкә керештеләр. Кар бабай кышның символы һәм рухы булу сәбәпле, балалар үз эшләрендә кар бабайны сурәтләделәр. Дәрес ахырында балалар үзләренең рәсемнәрен күрсәттеләр, кышкы айларны кабатладылар, иллюстрация һәм шигырьләр исемнәрен искә төшерделәр.