Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова Россия тарихының истәлекле даталары кысаларында “Изге хәтерне саклыйбыз. Батырлык дәресе”дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларны Россия Хәрби тарихындагы истәлекле дата белән таныштыру.
Дәрес башында белгеч катнашучылар арасында “Безнең вакытта батырлык нәрсә ул?», "Кемне герой дип атарга була?» кебек сорауларга җавап бирделәр. Сораштыруга йомгак ясап, белгеч 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград шәһәренең блокададагы вакытын, сугыш вакытын карарга тәкъдим итте. Балалар «Икмәк карточкалары», «Тормыш юлы» кебек төшенчәләр белән таныштылар, кешеләрнең салкынлыктан, су булмау, ашарга-эчәргә булмаудан ничек котылуларын, көн дә бомбалар астында ничек яшәүләрен белделәр. 900 көн һәм 900 төн кешеләр батыр һәм игелекле булалар, бер нәрсәгә дә бирешмиләр.
Дәрескә йомгак ясау өчен балаларга “Ленинград блокадасын кичергән кешеләрне геройлар дип санарга мөмкинме?” дигән сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде. Балалар блокададагы Ленинградның барлык кешеләрен геройлар дип атарга мөмкин дигән нәтиҗәгә килделәр.