2021 нче елның 19 нчы гыйнвары көнне «Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинеты эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре Ландыш Зарипова һәм Наталья Емельянова тарафыннан «Тегүчелек эше белән танышу» дип аталган төркемле дәрес уздырылды. Максат: яңа катнашучылар белән танышу, тегү машинасын, тегү техникасын белү дәрәҗәсен ачыклау, тегүчелек эше кабинетның 2021 елга эш планы белән танышу.
Дәрес катнашучыларны бер-берсе һәм дәресләр үткәрәчәк белгечләр белән танышудан башланды. Катнашучылар шулай ук кабинетның эш графигы һәм эш планы белән таныштылар, тегү машиналарын һәм инструментларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж тыңладылар.
Аннары белгечләр катнашучыларга тегү машинасының ничек эшләвен күрсәттеләр.