Актаныш картлар йортында кроссворд чишү буенча дидактик уен

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

         2021 елның 20 гыйнварында Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр кроссворд чиштеләр. Башваткычның асылы – бер-берсе белән кисешкән буш шакмакларны, язылган сүзләр мәгнәсенә туры китереп башка сүзләр яки бирелгән сорауның җавабы белән тутыру. Кроссворд -  фикерләүне үстерү өчен тренировка чарасы. Ул үз эченә уен һәм уку (белем һәм күнекмә алу) бурычларын ала.  Кроссворд акыл эшчәнлегенең искиткеч тренингы булып хезмәт итә, аны чишүче кешегә үз-үзен күрсәтү мөмкинлеге бирә, дөрес җаваплардан канәгатьлек алып, күңел күтәренкелеген хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International