2021 елның 19 гыйнварында Актаныш картлар йортында “Дүртенчесе артык” дип аталган дидактик уен үткәрелде. Барчабызга билгеле уен, уенның асылы- тәкъдим ителгән исемлектән төрле параметрлар буенча башка сүзләрдән аерылып торган артык сүзне төшереп калдыру. Мондый дидактик уен төшереп калдыру ысулы белән предметларны төркемнәргә аерырга, игътибарны, хәтерне, чагыштыра белүне өйрәтә, предметларның охшаш һәм аерма сыйфатларын ачыклый. Әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрне баета. Логик фикерләүне үстерә.