Балаларның иҗади сәләтләрен ничек ачарга, оялмыйча, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәтергә? Театр-ул тылсымлы дөнья. Ул матурлык, һәм әхлак дәресләре бирә.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар белән театр эшчәнлеге буенча актив эш алып барыла. Баланы уйнарга, үз өстенә роль алырга, шул ук вакытта балага тормыш тәҗрибәсе алырга - боларның барысын да театр ойрэтэ.
Музыкаль җитәкче Галиева Лэйсан сүзләренчә, театральләштерелгән эшчәнлек балаларны гүзәллек дөньясы белән генә таныштырып калмый, аларда кичерү сәләтен дә арттыра, фикерләүне активлаштыра, ә иң мөһиме эстетик тәрбия бирүгә ярдәм итә.