18.01.21 ел, дүшәмбе. Безнең картлар һэм инвалидлар интернат-йортында хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнгән социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә өстәл уеннары үткәрелә. Алар арасында шашка уены популяр санала. Шашка уены-өлкән буын кешеләренең иң популяр күңел ачу чараларының берсе. Галимнәр билгеләгәнчә, уен вакытында өлкән яшьтәге уенчыларның баш миендә кан белән тәэмин итү процесслары активлаша, хәтер һәм белем алу өчен җаваплы, баш мие өлкәсендә нейрон активлыгы көчәя. Бу өлкән буын кешеләре өчен аеруча мөһим. Уен вакытында организмда бәхет гормоннары бүленеп чыгуы арта, ә ихлас көлү, шатлык һәм ләззәт кайчагында даруларга караганда күпкә нәтиҗәлерәк.
.jpg)