13 гыйнвар көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында "Иске Яңа ел" дип исемләнгән уен программасы булып узды. Чара башында алып баручы мәдәният оештыручы Шәрәфетдинова И.Ф., хезмәт буенча инструктор Гильманшина З. Р. һәм тәрбияче Гаязетдинова Р. Р. бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, бүгенге көн һәм борынгы гореф-гадәтләр, Васильев көненә багышланган сынамышлар турында сөйләделәр. Аннары викторина һәм уен минутлары узды, һәм, әлбәттә, мәзәкләрдән башка булмады. "Нәрсә турында, уйла"уены бик күп уңай эмоцияләр уятты анда беренче команда уенчылары җыр соравын бирә, ә икенче команда да җыр сүзләре белән җавап бирергә тиеш. Шулай ук "котлау" уены да кызыклы үтте. Барысын да Иске Яңа ел белән котларга кирәк иде. Шулай итеп, мәзәкләр, биюләр һәм сөйләшүләр артында вакыт сизелмичә дә үтеп китте, алар белән бергә безнең очрашу турында җылы хатирәләргә бай булды. Чарада катнашучыларның кәефләре бәйрәмчә иде. Ул күңелле биюләр белән тәмамланды.