Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында «Кышкы могҗизалар " дигән исем буенча шөгыль.

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның 14 гыйнвар көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында тәрбияче Шәйхиева Елена «Кышкы могҗизалар " дигән исем буенча шөгыль үткәрде. Максат: тәрбияләнүчеләрнең иҗади активлыгын үстерү,кул чукларын ныгыту. Кыш! Хыяллар уятуы белән искиткеч. Бу аклы-карлы матурлыкка карап, иҗат итәсе килә! Без балалар белән бергә кышкы темага карата аппликациялар ясарга булдык. Башта балалар белән кыш турында, кышкы могҗизалар турында сөйләштек. Аннан соң, балалар белән бергә аппликациялар ясау өлешенә керештек. Эш вакытында барлык балалар да кышкы эшләнмәләр ясау процессы белән кызыксындылар. Барыбызның да ярдәме белән шундый матур, кызыклы эшләр килеп чыкты. Балаларга бик ошады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International