«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Кышкы буяулар» дигән темага мастер-класс

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен «Кышкы буяулар» дигән мастер-класс үткәрде.

 Мастер-классның максаты: онытылган әйберләрне искә төшерү һәм яңа күнекмәләргә өйрәтү, баш мие эшчәнлеген һәм организмның активлыгын арттыру.

  Белгеч буяулар һәм төсле кәгазь ярдәмендә «Кыш», «Кышкы буяулар» темасына композиция ясарга тәкъдим итте. Катнашучылар шулай ук кәгазь әшләнмәләренең төрле техникасы белән дә таныштылар. Эш барышында катнашучылар бер-берсенә кисүче һәм казаучы әйберләр белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре турында искә төшерделәр.

 Социаль хезмәт алучылар матур ел фасылына  актив рәвештә, үз хисләрен, уй-фикерләрен, кәефләрен күрсәтергә керештеләр.

Иҗади эштә катнашучылар, актив рәвештә тырышып фикер алыштылар һәм куелган бурычларны үтәделәр.

 Мастер-класста дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International