13.01.21 ел. Педагог-психолог Конова Н. Е.мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Ачу» дигән психологик-коррекция дәресе үткәрде. Максаты: ачу тойгылары белән таныштыру; хис-тойгыларны схематик сурәт буенча аерырга, башка кешеләрнең хис-тойгыларын аңларга һәм алар турында сөйләргә өйрәтү; бирелгән эмоциональ халәтне, төрле сәнгать чараларын кулланып, тапшыруны дәвам итү; психомускул киеренкелеген бетерү. Дәрестә 7 бала катнашты. Дәрес башында балалар ачу белән исәнләштеләр, аннан әсәрләрдән өзекләр тыңладылар, иллюстрацияләр карадылар һәм әсәрләрнең геройлары нинди хисләр кичерүен фаразладылар. Шуннан соң "Өч аю" әкиятендәге эпизодны сурәтләделәр һәм көзге алдында ачу хисен сурәтләргә, ә аннары аны ясарга тырыштылар. Алга таба балалар рәсемнәрне карадылар һәм ачудан котылу ысулларын белделәр. Хушлашу ритуалыннан соң балалар биремнәрне үтәү вакытында нәрсә файдалы һәм кызыклы булуы турында үз хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Мондый шөгыль балаларга үзенең хисләрен һәм башка кешеләрнең хисләрен аңларга, тискәре халәтне төзәтергә һәм йомшартырга ярдәм итә.