«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Кышкы марафон» дигән спорт чарасы

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Кышкы марафон» дигән спорт чарасы үткәрде.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, көндезге тору бүлегендәге социаль хезмәт алучыларда уңай эмоциональ кәеф тудыру.

Кыш искиткеч күңелле ел фасылларының берсе һәм ул сәламәтлек өчен бик файдалы. Кыш көне вакытны файдалы итеп үткәрергә мөмкин, чөнки салкын саф һавада йөрү – сәламәтлекне ныгыта һәм күңелне күтәрә. Социаль хезмәт алучылар үзәк мәйданчыгына яхшы кәеф белән җыелдылар, үзләре белән туплар, кәрҗиннәр, кәшәкәләр алдылар. Төрле мавыктыргыч эстафеталарда актив катнаштылар: тупны күчерү тизлегендә ярыштылар, каршылыкларны җиңделәр, төгәллеккә биремнәр үтәделәр, геометрик фигуралар төзеделәр, ә чара азагында хәрәкәтле уеннар да уйнадылар.

Чара бик мавыктыргы һәм күңелле үтте, барлык катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.

Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International