«Яңарыш» тернәкләндерү үзәге гаилә квесты оештырды

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа ел Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Яңа ел маҗаралары» дигән гаилә квесты белән башланып китте. Уен дистанцион форматта узды.

Яңа ел каникуллары дәвамында катнашучыларга көн саен төрле биремнәр тәкъдим ителде. Барлык киртәләрне үтеп, финишка беренче булып Башкировлар гаиләсе килде. Җиңүчеләр приз – ут планшеты алдылар. Иң актив катнашучылар шулай ук бүләкләр белән бүләкләнде.

Тернәкләндерү үзәге белгечләре сүзләренә караганда, уртак уеннар ата-аналарны һәм балаларны якынайта, үзләрен бәхетле хис итәргә, мәшәкатьләрдән ял итәргә һәм вакытны файдалы итеп үткәрергә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International