Мамадыш районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "сәламәтлек йорты" проектын тормышка ашыру "Татнефть» ГАҖ үткәрә торган конкурста «халыкның зәгыйфь катламнарын яклау" номинациясендә җиңүче»

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Яше, физик халәте һәм башка сәбәпләр аркасында күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар санаторий-курорт дәвалавы хокукыннан файдалана алмыйлар. «Сәламәтлек Йорты» проекты ярдәмендә Мамадыш районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы картлар әлеге процедураларны өй шартларында ала алачак. Дәвалау курсы һәрбер хезмәт алучы өчен, организмның хроник авырулары һәм физик торышыннан чыгып, индивидуаль төзелде.

       «Сәламәтлек йорты» проектының төп максаты - яшь нормасы нигезендә мөмкин булган сәламәтлек дәрәҗәсен торгызу, өлкән буын гражданнарының актив тормыш позициясен саклап калу. Тән сәламәтлеге һәм рухи сәламәтлек, өлкән яшьтәге гражданнарның хәрәкәт активлыгы һәм аларның сөйләме, фикерләү дәрәҗәсе арасында турыдан-туры бәйлелек билгеләнгән.  Шуңа күрә хәрәкәт активлыгын саклау буенча эш алып бару зарур.

          Әлеге хезмәттән файдаланучы өлкән яшьтәге гражданнар өйдә дәвалау сеансларын, массажны һәм дәвалау физкультурасын оештырган өчен рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International