«Квиллингның тылсымлы дөньясы»

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 12 гыйнварында Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы

Газыйева Гүзәл «Социаль ярдәм» проекты кысаларында, «Квиллингның тылсымлы дөньясы»дигән төркемле дәрес үткәрде.

Кәгазь филигрань-кәгазь эшкәртүнең борынгы техникасы, ул хәзерге вакытта да киң таралган, яңа термин «квиллинг» дип атала. "Квиллинг" балаларга иҗатка юл ача, аларның фантазиясен һәм сәнгать мөмкинлекләрен үстерә.

Үтәү алдына куелган бурычлар:

- балаларны конструкцияләүнең яңа төре - квиллинг белән таныштыру, төп формалар (тыгыз спираль, ирекле спираль, тамчы, ук һ. б.) эшләргә һәм алардан төрле композицияләр төзергә (гадиләрдән алып катлаулырак булганга кадәр) өйрәтү);

- квиллинг белән шөгыльләнү аша моторика, фикерләү, игътибар, хәтер, иҗат дәрәҗәсен арттыру;

-эш барышында пөхтәлек, завык, кызыксыну тәрбияләргә;

Балалар рәхәтләнеп квиллинг белән шөгыльләнделәр. Алар квиллингның төп формаларын эшләргә һәм алардан төрле композицияләр төзергә өйрәнделәр. Дәрес барышында куелган бурычлар үтәлде һәм балалар уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International