Мамадыш районы "Забота" үзәге инвалид балалар өчен "Теләкләр чыршысы".

2021 елның 8 гыйнвары, җомга

Яңа ел бәйрәмнәрендә Мамадыш районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, Мамадыш муниципаль районының иҗтимагый оешмалары белән берлектә "Теләкләр чыршысы"оештырдылар. Инвалид балалар үз куллары белән яки әти-әниләре ярдәме белән чыршы уенчыгы ясадылар, анда Кыш бабай теләге яздылар. "Кыш бабай" белән район башлыгы Анатолий Иванов, район һәм шәһәр оешмалары җитәкчеләре, депутатлар, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары булырга карар кылдылар. Акциядә барлыгы 86 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International