2021 елның 6 гыйнварында "Түбән -Утар акылга зэгыйфь балалар йорты"ның "Шәфкатьлелек" булегендэ тэрбияче Сергеева Е.Н. тарафыннан "Раштуа -изге бәйрәм" дигән темага әдәби уку шөгыле уткәрелде.

2021 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе
Элекке заманнарда бөек шәхеслэр Иисус Христос туган таш мәгарәгә барганнар, баш игәннәр, дога кылганнар, бүләкләр алып килгәннәр. Хәзерге вакытта исэ, чиркәүләрдә, өйләрдә шәмнәр яндыралар, бер-берсен котлап, өйдэн-өйгэ йөрилэр, Иисус Христосны олылап, сәламәтлек, бәхет, уңышлы еллар телиләр. Тәрбияче шөгыльне балаларга изге Раштуа бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләүдән башлады. Ул Алла улы Иисус Христосның дөньяга килүе, әлеге бәйрәмне элегрәк һәм хәзер ничек бәйрәм итү турында белешмә бирде, темага кагылышлы рәсемнэр күрсәтте. Шуннан соң балалар, тәрбияче белән берлектә, кәгазьдән Раштуа символларының берсе булган фәрештэ сыннары ясадылар, изге бәйрәмгә багышланган шигырьләр тыңладылар. Шөгыль балалар күңелендә якты эз калдырды. Алар бик кызыксынып шөгыльләнделәр һэм канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International