2021 елның 2 гыйнварында «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Лифанов Виктор Владимирович балаларны кышкы чорда тауда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән (7 бала) «Таудан дөрес шуабыз» дигән уен-дәрес үткәрде.
Бурычлар:
- тау турында гомуми күзаллау бирергә;
- таудан шуганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнергә;
- сабырлыкны һәм түземлекне үстерергә, үз чиратыңны көтеп тора белергә;
- үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләргә.
Дәрестә тәрбияләнүчеләр кышын тауның нинди булуы, күңелле вакыт уздырудан тыш, ул үзендә бик күп куркыныч нәрсәләр яшерүе турында белделәр.
Шуңа күрә балалар, үзләренә һәм башкаларга төрле имгәнүләргә юл куймас өчен, тауда үз-үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр: тау тигез һәм шома булырга тиеш, юлдан еракта шуарга, этешмәскә, чират сакларга, чана кулланырга тиеш. Дәрес ахырында балалар таудан чанада шуганда алган белемнәрен ачыктан ачык күрсәттеләр.