Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Спорт эстфеталары» дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны актив ялга җәлеп итү, хәрәкәт активлыгын арттыру.
Традиция буенча, чарада катнашучылар разминка ясап,«Барслар» һәм «Стрела» командаларына бүленделәр. Ярышта сәламәт көндәшлек, үзара ярдәм һәм дуслык атмосферасында, шулай ук катнашучыларның авыру үзенчәлеген исәпкә алып, командалар түбәндәге спорт биремнәрен үтәделәр: «Снайперлар», «Тиз йөрешле команда», «Капка аша», «Гольф», «Попрыгунчик», шулай ук шаян сорауларга да җавап бирделәр.
Ярыш төрләрен үтткәндә, катнашучылар үзләрен көчле һәм җитез итеп хис иттеләр. Спорт чарасы ярдәмендә социаль хезмәт алучылар күтәренке, позитив һәм яхшы кәеф алдылар.
Чарада сигез кеше катнашты.