Кариле авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Кәлимуллина Зәмзәмия Габдрәүф кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 26 декабре, шимбә

2020 елның 26 декабрендә Кариле авылында  яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Кәлимуллина Зәмзәмия Габдрәүф кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль яклау бүлеге  җитәкчесе Алсу Гатиятуллина,        Норма авыл  җирлеге башлыгы Радик Шәрифҗанов, җаваплылыгы чикләнгән “Идарә” җәмгыяте хисапчысы   Фәридә Газизовалар  да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

    Хәзерге вакытта Зәмзәмия Габдрәуф кызы  улы гаиләсендә  яши, биш бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы, алты оныкчыгы бар. 

   

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International