Балачакны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте максатыннан приют белгечләре тарафыннан балалар – ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү чарасы уздырылды. Шулай ук гаиләне торгызу медиациясе технологиясен кертү буенча эш алып барыла.
Учреждение белгечләре тарафыннан бала һәм аның әнисе белән онлайн дәрес оештырылды. Тәрбияче Гөлнара Кәримова «Гаилә традицияләре. Яңа ел үз кулларың белән» дип аталган чара уздырды. Бала әнисе белән үз йортларын төзеделәр, гаилә традицияләре турында сөйләделәр, «чыршы» аппликациясен ясадылар һәм дәрес ахырында гаилә традицияләрен саклау буенча үз бәхет рецептын чыгардылар.