Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә учагы җылысында» дигән музыкаль-шигъри кичә булып узды.
Чараның максаты: бәйрәм рухы тудыру, музыкаль сәнгатькә һәм шигъри иҗатка кызыксыну уяту.
Моңлы көйләр бишек җырын хәтерләтеп, тынычландырып, дәртләндереп безне гомер буе балачактан озата барды. Андрей һәм Лариса Даниловларның гитара белән башкарган “Бердәмлектә көч” дигән гаилә дуэты социаль хезмәтләр алучыларның йөрәкләрен яулады. Тыңлаучылар әйтерсең лә, яңа ел алдыннан тылсымлы гаилә даирәсендә булуларын сизделәр. Гадәти булмаган тынлык урнашты, залда бары тик балачак хатирәләрен искә төшергән җырлар һәм көйләр генә агылды. Шагыйрә Роза Гобәйдуллинаның шигырьләре бу хисләрне тулыландырды, бигрәк тә «Мәче яшәгән йорт» дигән шигыре истә калды. Бу чара барлык катнашучыларга да яхшы киләчәккә, мәхәббәткә, нәсел тамырлары бәйләнешенә өмет уятты, үзара ышаныч һәм ата-ана гаиләсен саклау хисе тудырды.
Чарада егерме бер кеше катнашты.