Балтачның «Наз» үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында шәфкать туташы Чулпан Рәкыйп кызы «Грипп һәм аны профилактикалау» темасына сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча лекция укыды. Социаль хезмәт алучылар үзләре өчен файдалы мәгълүмат алдылар.