Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Чаңгы ярышлары"

2020 елның 25 декабре, җомга

Арчаның “Өмет чаткысы”  балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә кышкы чорда даими рәвештә чаңгы шуу оештырыла. Балалар рәхәтләнеп чаңгы шуу ысулларын өйрәнәләр. Балаларның барысы да шунда ук чаңгыда шуа алмый. Кемдер бутала, кемнеңдер чаңгысы башкаларрынына эләгә. Белгечләр Сәлихҗанова Гөлнара, Галиева Ләйсән  һәркемгә моның бернинди куркыныч булмавын һәм тагын азгына көч куярга кирәклеген аңлатырга тырышалар.  

Педагоглар  фикеренчә, чаңгыда йөрү ул күңелле спорт-массакүләм генә түгел, шулай ук сәламәтләндерү чарасы да. Чаңгыда йөрү балаларның физик сәламәтлеген ныгыта, чыныктыру чарасы булып тора, тизлекне, чыдамлыкны һәм координацияне үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International