Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында декабрь ае һәрвакыттагыча яңа ел алды ыгы-зыгысында уза. Чөнки алда яңа ел, яшәүчеләр дә, хезмәткәрләр дә ай буе әлеге тылсымлы бәйрәмгә әзерлек белән шөгыльләнәләр. Арт-терапия дәресләрендә социаль хезмәт алучылар Яңа елга төрле эшләнмәләр ясадылар, үз бүлмәләрен бизәделәр, чыршы ясадылар, Яңа ел фотозонасы ясадылар, тәрәзәләрдә Яңа ел символлары ясадылар.
Инде кайбер яшәүчеләр Яңа ел котлауларын алдылар. Чаллы башы авылыннан элеккеге авылдашларын котларга Кыш Бабай һәм Кар кызы килгән иде. Ә Түбән Кама балалар йорты балалары барлык яшәүчеләргә дә үз куллары белән ясаган шәхси сувенир открыткалары алып килделәр. Ә төрле номинацияләр буенча бүләкләр тапшыру яңа ел балында көтелә, ул интернат-йорт хезмәткәрләре көче белән әзерләнә һәм 26 декабрьдә булачак.