Туган якны өйрәнү музеенда.
2020 елның 10 декабрендә, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгенең социаль тәрбиячесе, ТАССРның 100-еллыгы уңаеннан, Яңа Чишмә гимназия укучылары белән туган якны өйрәнү музеена бардылар. Балаларга тарихи кино күрсәтелде, гипс материалыннан фигуралар ясау буенча мастер-класс үткәрелде.