Шахмат турниры

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Демография» милли проектын тормышка ашыру буенча чаралар планы кысаларында «Шахмат – ул кызык» дигән спорт ялы узды. Мәктәп яшендәге балалар шашка буенча ярышларда катнаштылар. Уен барышында балалар көндәшләренә яхшы мөнәсәбәттә булдылар, һәркем җиңүгә омтылды. Шашка уены кызыксынучанлыкны, игътибарны, хәтерне, фикерләүне үстерә. Шулай ук уртак эшчәнлектә дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International