Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Яркеева Өмелгада Хаҗиакрам кызы 1925 елның 15 декабрендә туа. Ул Баулы районының тыл хезмәтчәне. ​

​ ​ ​ ​ Сугыш башланганда Умулгада Хаҗиакрам кызына 16 яшь була. ​ Әтисен шунда ук фронтка алалар. Хуҗалык буенча бөтен эш аңа һәм аның әнисенә төшә, гаиләдә алар биш бала була. ​ Өмелгада Хаҗиакрам кызы балалар арасында кин олысы була. ​ Мәктәпкэ еш баралмый кала, кече сеңелләрен һәм апайларын карарга туры килэ, шуңа да 4 сыйныфны гына  тэмамлый. Өмелгада Хаҗиакрам кызы инде 10 яшьтэн колхозда өлкәннәр белән эшли башлый. Үлән басканнар, уңыш җыйганнар, күрше авыллардан чана белэн ашлык ташыганнар. Ул вакытта алар Чакмагыш районының Таш-Елга авылында яшиләр. ​ ​ ​ ​

​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ 1947 елда Өмелгада Хажиакрам кызы Октябрьск шәһәренә күчеп килә, тозелештэ таш табучы булып эшкэ урнаша. Тиздән үз мәхәббәтен очрата һәм кияүгә чыга. Ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.

​ ​ ​ ​ ​ ​ Бүгенге көндә Өмелга Хаҗиакрамовна кызы белән яши, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International