Санбюллетень: «ВИЧ нәрсә ул?». Алексеевск районында «Кайгырту» приюты.

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

19.12.2020ел. «Кайгырту» приютының  шәфкать туташы Гильманова Т. А.

мәктәп яшендәге балалар белән «ВИЧ нәрсә ул?» дигән санбюллетень рәсмиләштерделәр.

Максат: ВИЧ инфекциясен профилактикалау.

Балалар төрле мәгълүмат чыганакларыннан санбюллетеньне рәсмиләштерү өчен материал сайладылар. Төркемнәр  буенча мәгълүматны аерып, рәсмиләштерә башладылар. Дус һәм бердәм булып эшләп, санбюллетень матур килеп чыкты,бик күп кызыклы мәгълүмат белән дә рәсмиләштерелде.

Балалар ВИЧ- инфекцияләр профилактикасы проблемасына бик җитди рәвештә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International