Актаныш картлар йортында янгын куркынычсызлыгы укулары

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

         2020 елның 17 декабрендә Актаныш картлар йортында МЧС хезмәткәрләре тарафыннан янгын куркынычсызлыгы укулары үтте. Янгын куркынычсызлыгы-техник чаралар, оештыру чаралары, тикшерүләр, теоретик инструктажлар һәм хезмәткәрләр өчен гамәли дәресләр керә торган чаралар комплексы. Чаралар комплексында предприятиедә янгынга каршы өйрәнүләр, дәресләрне регламентлаучы норматив документлар, методик рекомендацияләр һәм МЧС боерыклары, шулай ук оешманың эчке документлары аерым урын алып тора. Аларның максаты-персоналны янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү: МЧС бригадасын чакыру, янгыннарны сүндерү, кешеләрне бинадан чыгару. Оешмада янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләрнең төп максаты – янгын вакытында грамоталы һәм оператив эшләргә өйрәтү: янгын сүндерү яки ут таралуны булдырмау, гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр итү һәм бинадан чыгу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International