Өлкәннәр өчен «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында, «Скандинавия йөреше» технологиясе буенча, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тормышка ашырыла. Социаль хезмәткәрләр үз кармагында булган олы яштәге гражданнар физкультура-сәламәтләндерү чарасы программасы буенча нәтиҗәләр ясадылар. Бу ел эпидемиологик вәзгыятькә бәйле катлаулы булса да, скандинавия йөреше техникасы ярдәмендә хезмәт күрсәтелә торган чаралар форматы үзгәрде, физик яктан гына түгел, ә хис-кичерешләре, яңалыклар белән дә уртаклашу өчен бик уңай чара булды бу программа. Һәр чарадан соң күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр алгач, олыларның өйләреннә кайтасы килми иде. Хезмәт күрсәтүчеләр алга таба да дәресләрне дәвам итәргә телиләр, чөнки сәламәтләндерү физкультурасы, организмның саклану функцияләрен арттырырга һәм күп кенә авырулар үсешенә каршы торырга, иммун системасын ныгытырга мөмкинлек бирә.