«Сәламәтлек урманы» дәресләре курсы кысаларында 16.12.2020 елда Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ләйсән Суниева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5 мөмкинлекләре чикле бала өчен «Сәламәтлек сукмагы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: хәрәкәт потенциалын активлаштыру һәм мотор күнекмәләрен үстерү, эмоциональ фонны яхшырту, коммуникатив күнекмәләрне һәм күзаллауларны үстерү.
Төркем дәресе вак һәм эре моториканы үстерү өчен «кар бөртекләре» дигән хәрәкәтле уен уздырудан башланды. Катнашучылар «кар бөртекләре» һәм «җил» төркеменә бүлештеләр, ә алып баручы үзе “Суык” дигән горур исем алды. Балаларның һәр төркеме үз ролен башкарды: җилләр «кар бөртекләре» нә йөгерделәр, ә тегеләре исә үз чиратларында аяк очларына бастылар, кулларын югары күтәрделәр, акрын гына йөгерделәр һәм әйләнделәр. "Суык" килгәч, балалар утырдылар һәм куллары белән тезләрен кочаклап, башларын аска иделәр. Җил дулкыннары исә башлагач кабат әйләнделәр. Шулай итеп уен тәмамланды һәм янә башланды. Аннан катнашучылар рольләре белән алмаштылар.
Төркем дәресе барышында «Кышкы уеннар», «Кар бөртекләре», «Кар каруселе», «Кар көртләре» кебек хәрәкәт потенциалын үстерү буенча уеннар үткәрелде. Дәрес «Күңелле фигуралар» дигән зур моториканы үстерү күнегүләре белән тәмамланды.
Катнашучылар вакытны күңелле һәм кызыклы итеп үткәрделәр, күтәренке кәеф алдылар, канәгать калдылар.