«Карау тернәкләндерү мәктәбе» технологиясен куллану нигезендә шәхси дәрес

2020 елның 18 декабре, җомга

Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге специалисты, «Карау тернәкләндерү мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында, үз-үзенә хезмәт күрсәтү һәм хәрәкәт итү сәләте сизелерлек кимегән социаль хезмәт алучыларның өйләрендә чираттагы шәхси дәресләр үткәрде.

Социаль хезмәткәрләр яткан авыруларны карау һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга ярдәм итү буенча гамәли күнекмәләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International