«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Барысы да балачактан башлана» дигән мәдәни-агарту чарасы

2020 елның 18 декабре, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә «Барысы да балачактан башлана» дигән мәдәни-агарту  чарасы булып узды.

Чараның максаты: иҗади тәҗрибә белән уртаклашу, социаль хезмәт алучыларга социаль адаптация һәм үз талантларын ачуда танып-белү кызыксынуларын үстерүдә ярдәм күрсәтү.

Социаль хезмәт алучылар Татарстан Республикасы язучылар берлеге Яр Чаллы бүлеге шагыйрә әгъзасы Галина Баглаева белән очраштылар.

Шагыйрә үзенең «Ышаныч - кеше тормышының нигезе», «Гүзәл балачакка кайту», «Үзегезгә ышаныгыз!» дигән сериядән алынган әсәрләре белән уртаклашты.  Галина Александровнаның моңлы чишмәдәй, кабатланмас рифмлы шигырьләре социаль хезмәт алучыларны шигърият дөньясына алып керде. Шигырьләр кешеләрне, тормыш нинди генә шартларда булса да, сөенү  хисләренә, үз-үзеңә ышанычны югалтмауда,  хыялларыңа, могҗиза булуына ышанырга һәм ниятләреңне тормышка ашыруда этәргеч көч булды. Бу чарада катнашучылар көндәлек мәшәкатьләрен, авыруларын онытып, үзләренең балачак атмосферасына кайтып, мәхәббәткә, яхшылыкка ышанып залга ямь өстәделәр.

Беренче иҗади очрашуда катнашучылар арасында  улын бер генә минутка да үзеннән җибәрмәүче, берүзен генә калдырмаучы , калдырган очракта авыруы көчәя дип курыккан әни кеше дә бар иде. Чара барышында ул үзенең улына карата деструктив тотышын аңлады һәм шәхсән үзе шагыйрә белән сөйләшергә теләде. Бу очрашуга да килгән, яшь социаль хезмәт алучының әнисе, аның хәзер актив, мөстәкыйль, инициативалы булуын һәм авыруының элеккеге кебек еш кузгалмавын сөйләгән.

Катнашучылар Галина Александровна белән очрашудан канәгать калдылар, илһамландыручы бу мизгелләрне озайтырга теләүләрен билгеләделәр, аңа рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм гаилә бәхете теләделәр.

Чарада егерме кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International