Ел саен үткәрелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар кысаларында декабрь ае дәвамында “Юность” клубы белгечләре һәм “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары мөмкинлекләре чикләнгән балаларны туган көннәре белән котлыйлар.
Туган көннәрен билгеләп үтүче балаларга бу көнне бәйрәмгә әкият персонажлары киләчәк, алар балаларга бик күп уңай эмоцияләр, яхшы кәеф бүләк итәчәк.