16.12.2020 г. тәрбияче Лесагина Ю.А. 3-4 сыйныфтагы тәрбияләнүчеләр белән «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» (күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча) дигән дәрес үткәрде.
Максат: балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау.
Бурычлар: - җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү;
- приютта, уку йортында үз-үзеңне тотуның этик һәм хокукый нормаларын үстерү;
-яшүсмерләрне җаваплылыкның төп төрләре белән таныштыру.
Чара барышында тәрбияче балалар белән берлектә хокук бозулар, алар өчен җаваплылык төрләре турында сөйләштеләр, шулай ук типик ситуацияләрне карадылар һәм алардан чыгу юлларын эзләделәр.Хокук бозуларга нинди сәбәпләр булышлык итүен, нинди комачаулаганын ачыкладылар.
Дәрес ахырында балалар безнең җәмгыятьтә бер генә кеше дә хокукый нормалар таләпләреннән чигенә алмый дигән нәтиҗә ясадылар. Югыйсә РФ Җинаять Кодексы үз көченә керә.