2020 елның 15 декабрендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл «Социаль ярдәм» проекты кысаларында, традицион булмаган техникалар кулланып, рәсем ясау буенча «Балалар фантазиясе» дигән дәрес үткәрде.
Әлеге дәреснең максаты: традицион булмаган рәсем ясау техникасы кляксография белән таныштыру, трубка ярдәмендә кляксалар ясау, фантазияне үстерү һәм иҗат өчен төрле материал (җепләр һ.б.) куллану.
Мондый дәрес балалар өчен бик мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы. Иҗади дәресләр абстракттан конкретлыкка сәнгатьчә карашны үстерергә, эш вакытында пөхтәлек тәрбияләргә һәм тиешле төстә гамма сайларга өйрәтә.