Газета битләреннән сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән мәкаләләр, приютта уздырылган бәйрәм чаралары, истәлекле даталарны яктырткан язмалар, бик күп бүләкләр алып кунакка килүче спонсорлар турында мәгълуматлар укырга була. Шулай ук яшь хәбәрчеләр бик теләп приютта эшләгән абый-апаларыннан интервью алырга да яраталар. Газетаның һәр санын өлкәннәр дә , балалар да көтеп ала.
“Яшь хәбәрче” түгәрәгенә йөрүчеләр журналист һөнәре белән якыннанрак танышалар, ә инде газета эшчәнлеге аларның әдәби сөйләм телен үстерүгә өлеш кертә. Кем белә,10-15 яшьлек үсмерләрнең язмаларын киләчәктә, бәлки, танылган журнал битләреннән укып горурланырбыз.