«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Кулларның эшчәнлеген торгызабыз» дигән темага мастер-класс

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова, «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында  «Демография» милли проектына нигезләнеп  «Кулларның  эшчәнлеген торгызабыз» дигән темага мастер-класс үткәрде.

 Мастер-классның максаты:  Югары очлыкларның хәрәкәт күләмен саклап  калу,  аны арттыру һәм хәрәкәттә  тайпылышлар  булган очракта вак моториканың   хәрәкәтен яхшырту.

Белгеч, социаль хезмәт алучыларны эре буыннарның хәрәкәт функциярен торгызу, бармакларның хәрәкәтчәнлеген һәм тактиль сизгерлеген арттыру күнегүләре белән таныштырды. Чара куллар өчен җиңел күнегүләр белән башланды. Белгеч хәрәкәтләр күләмен арттыру, кул бармакларын бөгү һәм йомшарту, хәрәкәтчәнлекне һәм хәрәкәтләрне координацияләү буенча күнегүләрнең төп төрләрен күрсәтте.

     Социаль хезмәт алучылар тәкъдим ителгән күнегүләр комплексын бик теләп башкардылар һәм гомуми физик халәтләренең яхшыруын, кәефләренең күтәрүелүен билгеләп үттеләр.

 Чарада ике кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International