2020 елның 16 декаберендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Г.И. Миннекаева тарафыннан терроризм һәм экстремизмны профилактикалауга багышланган аңлату әңгәмәсе үткәрелде һәм видеоролик күрсәтелде.
Чараның максаты: балигъ булмаганнарга терроризм һәм аның күренешләре турында күзаллау бирү, террорчылар корбаны булу ихтималын киметүче саклык чараларын даими үтәү зарурлыгына инандыру, террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү.
Чарада 3 социаль хезмәт алучы катнашты.