Яр Чаллының «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Хәтер шәме» социаль проектына йомгак ясадылар

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Кешелек тарихында вакытка буйсынмый торган вакыйгалар бар. Оныту белмәс хәтер бар. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүе турында хатирәләр россиялеләрнең төрле буынын берләштерделәр.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү елында «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларга Ватан өчен һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәт итү кебек рухи-әхлакый төшенчәләрне аңларга ярдәм итүче байтак чаралар уздырдылар. Шул уңайдан Үзәк белгечләре тарафыннан эшләнгән һәм «Иҗтимагый инициатива - 2019» республика социаль проектлары конкурсында җиңүче булган «Хәтер шәме» социаль проектын гамәлгә ашыру аеруча әһәмиятле булды.

Проектта катнашучылар - Чаллы шәһәренең «КЦСОН «Доверие» үзәгендә социаль хезмәт алучы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр.  Алар эзләнү-тикшеренү эшләре барышында солдатның - бабаларының сугышчан юлын өйрәнеп, үзләре өчен мөһим ачышлар ясадылар. Бу юл Җирдәге тормыш хакына чын мәгънәсендә батырлык юлы!

2020 елның 11 декабрендә оешма стеналарында Проектка нәтиҗә ясалды. Инвалидлар декадасы көннәрендә традицион рәвештә уздырылучы "Мөмкинлекләр чикләнгәнме?" түгәрәк өстәле артында очрашуның төп геройлары проектта катнашкан гаиләләр булды. Бер залда балалар һәм аларның әниләре материалны әзерләгәндә очраган кыенлыклар турында сөйләделәр, совет солдатлары истәлегенә тирән ихтирам һәм горурлык хисләре белән уртаклаштылар. Аналарның һәркайсы билгеләп үткәнчә, әлеге проектта катнашу игелекле максатка ирешүдә баланың рухын, тырышлыгын ныгыткан, аның мөмкинлекләре чикләнмәгән булуын яңадан исбатлаган.

Совет халкы тарихына битараф булмаулары, югары активлык күрсәтүләре өчен катнашучылар Чаллы шәһәре «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директорының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелделәр, «Проектта катнашучы сертификаты»на ия булдылар, шулай ук «Безнең мирас» Хәйрия фондыннан бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International