«Янәшәдә булу бәхете» республика программасын тормышка ашыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Светлана Ежова «Ләкләк көтәбез» клубында “Йөкле хатын-кызның «ана-бала» системасына мөнәсәбәте” дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты булып аңлы аналыкны формалаштыру торды.
Чара башында психолог «Мин һәм булачак балам» дигән рәсем тестын үткәрде. Тест буенча ана һәм бала рәсемендә булу, бала образы һәм аның яше, ана белән бала арасында уртак эшчәнлек булу, психологик дистанция, шулай ук гомуми халәт характеристикасы (иминлек, үз-үзеңә ышанычсызлык, хәвефсезлек, рәсем темасына караган конфликтлык һәм дошманлык билгеләре) исәпкә алынды. Бу күрсәткечләр буенча йөклелек кичерүнең һәм ана булу ситуациясенең түбәндәге үзенчәлекләренә туры килә торган рәсем төрләре билгеләнде: уңай хәл – 2, борчылу, ышанычсызлык, конфликтлык – 2, борчылу һәм үз – үзеңә ышанычсызлык-1. Клуб утырышы йөклелек һәм бала табуга әзерлек мәсьәләсе буенча фикер алышу белән «Йөкле хатын-кызлар өчен җитәкчелек» документаль фильмын карау белән дәвам итте.