«Аеклык бөртеге» буклетлары чыгару, Алексеевск районында «Кайгырту» приюты.

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

     15.12.2020ел. Алексеевск муниципаль районында "Кайгырту" приюты тәрбиячесе Анисимова М.А. мәктәп яшендәге балалар белән, алкогольгә тискәре караш формалаштыру максатыннан, "Аеклык бөртеге" буклетлары чыгарды.

Бурычлар: кеше сәламәтлеге өчен алкогольнең зыян күләмен аңларга ярдәм итү. Дәрестә 12 кеше катнашты.

     Чара башында балаларга кеше организмына алкоголь китергән зыян турында видеофильм күрсәтелде. Әңгәмә барышында балалар "Ни өчен балалар һәм яшүсмерләр алкоголь куллана?" дигән сорауга җавап бирделәр. Эчкечелек үсешенең төрле динамикасы булган затлар төркемнәрен тасвирладылар.

Шулай ук алкоголь кабул итү белән бәйле нәтиҗәләр турында сөйләштеләр.

Чара ахырында тагын бер тапкыр алынган мәгълүмат турында фикер алыштылар һәм алкоголизмны профилактикалау буенча буклетлар чыгардылар.

Балалар алкоголь белән дуслык бары тик авырту, якыннарыңның газаплануын гына китерәчәк һәм сәламәтлекләрен югалтачак, дип нәтиҗә ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International