Максаты: яңа COVID-19 коронавирус инфекциясен һәм эпидемияне булдырмауның мөһимлеге турында искәртү.
Яңа коронавирус инфекциясе COVID-19-үпкә тукымасының зарарлануы белән бәйле йогышлы вирус авыруы. Коронавирус-контактлы һәм һава аша тарала торган авыру. Температура күтәрелү, хәл бетү һәм арыганлык сизү, ютәл һәм тын ала алмау, тән авырту, ис һәм тәм сизүне югалту-чиргә хас билгеләр.
Лекция барышында социаль хезмәт алучылар коронавируска хас түбәндәге төп билгеләрне: өзлегүләр, дәвалау, профилактика чаралары турында гомуми мәгълүмат алдылар. Дөньяда авыручылар саны арта бара, чир йоктырмас өчен, битлек кияргә, кеше күп булган урыннарда йөрмәскә, ике кеше арасындагы ераклык 1,5-2 метрдан да ким булмаска тиеш, ешрак кулларны юарга һәм предметларны дезинфекцияләргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, ә авырган очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк.
Чара ахырында белгеч социаль хезмәт алучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, ә тернәкләнүчеләр бу чир турында искә төшергән һәм сорауларга тулы җаваплар биргән өчен шәфкать туташына рәхмәт белдерделәр.
Лекциядә унбиш кеше катнашты.