«Бер-береңә елмаю бүләк ит»

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова «Бер-береңә елмаю бүләк ит» дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырды. Конкурста 6 мөмкинлекләре чикле бала катнашты.

Социаль педагог тарафыннан катнашучыларның фотосурәтләреннән фотостенд рәсмиләштерелде, аларда балаларның елмаюлы йөзләре һәм аларның тормышларының истә калырлык мизгелләре сурәтләнгән иде. Фото стендны рәсмиләштерүнең төп бурычы булып бүлекчәгә йөрүче өлкәннәр һәм балаларның игътибарын сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга җәлеп итү, эмпатия һәм толерантлык хисләрен үстерү торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International