Лениногорск «Исток-Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Җылы сүз белән җанны җылытыйк» аралашу сәгате үтте

2020 елның 11 декабре, җомга

 

   9нчы декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Лениногорски “Исток-Башлангыч” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Лямова Оксана тарафыннан «Җылы сүз белән җанны җылытыйк» исемле аралашу сәгате үткәрелде.  Чараның максаты: гаиләләргә мөмкинлекләре чикле балалар белән аралашу аша социаль адаптацияне формалаштыруда ярдәм итү, коммуникатив күнекмәләр формалаштыру һәм үзенчәлекле балалы гаиләләрнең изоляцияләнүен җиңү. Чарада үзенчәлекле балалары булган 2 гаилә катнашты.

Балалар һәм ата-аналар белән “Ышаныч юлы” дигән релаксацион тренинг үткәрелде, аның барышында балалар ата-аналар белән уңай багланышлар мөмкинлеге алды.  Ата-аналар гаиләләргә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр. Чара  барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International