Хәзерге вакытта ВИЧ-инфекциясе халыкның барлык катламнарына үтеп керде, шул исәптән «риск төркемнәренә» керми торган, әмма тәртипсез яшәү рәвешен практикалый торган имин кешеләр арасына да. ВИЧ/СПИДның симптомнары, аның таралуы һәм йогышлау ысуллары турында балигъ булмаганнарга хәбәр итү максатыннан Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова 2020 елның 10 нчы декабре көнне 12 нче санлы социаль участогында «ВИЧ/СПИД» дигән акция уздырды.
Башка авырулардан аермалы буларак, «ВИЧ-инфекция» диагнозы күп кенә социаль һәм психологик проблемалар, эчке кризислар, стресслар, төрле арадагы мөнәсәбәтләрдә кыенлыклар белән үрелеп бара.
Акция барышында 15 буклет таратылды. Әлеге акция катнашучыларны ВИЧ/СПИД турында мәгълүмат белән тәэмин итә һәм катнашучыларны әлеге чирдән кораллый.