Инвалидлар Декадасы кысаларында, Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларның «Мин сезгә ачылган кулларда үз йөрәгемне бүләк итәм»дип исемләнгән иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә иң актив катнашучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.