Ел саен Инвалидлар декадасы кысаларында әлеге категория гражданнарның проблемаларын карап тикшерүгә юнәлтелгән иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән күп кенә чаралар , очрашулар үткәрелә. Быел гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге специалистлары «Исәнме сюрприз!» чара барышында инвалид балаларны туган көннәре белән котладылар, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан бирелгән бүләкләр тапшырылды, шулай ук мөмкинлекләре чикле булган социаль хезмәтләрне алучыларга социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә уздырылган чараларда һәм конкурсларда иң актив катнашканнары өчен мактау грамоталары белән бүләкләнделәр һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балаларга бик зур рәхмәт белдерделәр.