2020 елның сентябреннән «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Иксез-чиксез дөнья» театр студиясе» социаль проекты тормышка ашырыла, шуны да әйтеп китәргә кирәк: проект «Татнефть» Хәйрия фонды грантына ия булды.
Иҗади коллектив составына 8 гаиләнең балалары һәм ата-аналары кергән. Проект кысаларында максатчан төркемдә катнашучылар театр сәнгате нигезләре белән танышалар, образга керү күнекмәләрен үзләштерәләр, музыка ритмына хәрәкәт итәргә өйрәнәләр. Психолог Кузьмина Ирина сүзләренә караганда, «Иксез-чиксез дөнья» театр студиясе дәресләрендә балалар башка кешеләр белән аралашу сәләтен үстерү серләренә төшенәләр: үзләренең гәүдә хәрәкәте мөмкинлекләрен өйрәнәләр, аларда кабул итү, үз-үзеңне тотуның рефлексив формалары, аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган системалары үсеш ала, активлык һәм үз-үзеңә ышаныч хисе арта, алар бер-берсе белән үзара аралашырга һәм төрле коммуникатив ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәнәләр.
Театраль спектакльләр – студия коллективының мөһим эш нәтиҗәсе. Белгечләр репертуарны җентекләп сайлап алалар, әсәрнең катлаулылыгына, җанлы образлар булуына игътибар итәләр, шул ук вакытта һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен исәпкә алалар.
Психолог Кузьмина Ирина һәм социаль эш буенча белгечләр Васильева Татьяна, Побиванец Виолетта җитәкчелегендә яшь артистлар Самуил Яковлевич Маршакның «Карчык, ишекне яп!» әсәре буенча видеоәкияттә беренче рольләрен уйнадылар. Видеога төшерү һәм видеороликны монтажлау процессын техник яктан тәэмин итүче социаль эш буенча белгеч Калинин Иван кыска видеозарисовкаларны бердәм иҗади проектка берләштерде.
Видеоәкиятнең премьерасы инвалидлар декадасы кысаларында күрсәтелде. Аны әлеге проектта катнашучыларның барысы да карады. Яшь артистлар үзләрен телевизор экранында персонажлар ролендә күреп бик сөенделәр һәм бик озак бер-берсе белән соклангыч тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Видео язманың ссылкасы - https://youtu.be/-0Z0oSShxDY